Мин сезгә китапханә турында сөйләрмен ( 6+)

11 гыйнвар көнне 13 нче санлы китапханәдә үткәрелгән экскурсия вакытында балалар бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. Китапханәдә китапларның күпме саклануы һәм кайсылары балалар өчен булуы турында белделәр, мавыктыргыч һәм үзләренә җәлеп итеп торучы китаплар яши торган киштәләрне бик кызыксынып күзәттеләр, «Зачем и почему», «Удивительный мир» кебек китап серияләре белән таныштылар. Яшь китап сөючеләр кече мәктәп яшендәге балалар өчен басылып чыккан матур рәсемле энциклопедияләр һәм белешмәлекләрне карады, «әкияти аңлатулар»да, интерактив уен-табышмакларда катнаштылар.
Чара дәвамында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы һәм аңлаешлы җаваплар ала алды. 
Китапханә буйлап сәяхәт итеп, балалар китапханәгә язылырга һәм моннан соң китап хәзинәләре патшалыгына ешрак килергә теләк белдерде. 

Поделиться: